Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар яратып өлгергән шөгыль сабыйларга куркыныч тудыра

Балалар арасында соңгы вакытта киң кулланыш тапкан шөгыль - резинкалар белән кирәк-ярак үрү сәламәтлек өчен зыянлы икән. Бу хакта Балалар товары тармагы ассоциациясе президенты Антонина Цицулина җиткергән.

Эш шунда: бүген сатудагы резинкаларның 40, кайбер урыннарда 50 %ының сыйфатсыз һәм агулы булуы ачыкланган.

Антонина Цицулина әйтүенчә, хәзер сыйфатлы булмаган резинка җитештерүчеләр аларны агулы матдә кергән чималдан ясыйлар. Шуңа күрә дә үрү өчен резинкаларны ышанычлы кибетләрдән генә сатып алырга киңәш ителә. Алган вакытта товарга сертификат сорарга да онытмагыз. Балалар өчен җитештерелгән товарларның сыйфат сертефикаты булырга тиеш. Юк икән, димәк, сезне алдыйлар.

Сыйфатсыз резинкадан үрелгән беләзекләрне тагып йөрүнең организмга начар тәэсире берничә ай, хәтта еллар узу белән дә сизелергә мөмкин, ди белгечләр.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев