Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар туберкулез шифаханәсендә прокуратура тәртип бозу очракларын тапкан

Октябрьский бистәсендә урнашкан балалар туберкулез шифаханәсендә прокуратура тикшерү вакытында җитешсезлекләр таба.

Мәсәлән, 34 педагогның берсе дә эшкә урнашканда элек хөкем ителмәве турында белешмә бирмәгән. Моннан тыш, тикшерү күрсәткәнчә, 5-9 сыйныфның математика программасы мәктәпнең җирле актына туры килми. 2015-2016 елга укыту планы бердәм документ итеп күрсәтелмәгән, ә мәктәпнең гомуми план бүлеге итеп рәсмиләштерелгән, ул фәннең үзенчәлеген күрсәтми.

5 сыйныф укучыларының фәннәр буенча программа һәм дәреслекләр дәүләт стандартына туры килми.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча прокуратура шифаханәнең баш табибына җитешсезлекләрне юк итүне таләп итте һәм ике хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев