Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар шатлыгы – безнең шатлык

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны балалар бакчаларында үткәрү матур традициягә әверелеп килә. 13 июль көнне Олы Яке авылында урнашкан «Чулпан» балалар бакчасы да бу бәйрәмне оешкан рәвештә матур итеп уздырды. Сабантуй «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Гөлнур Шакированың бакча яны участогын бизәүдә актив катнашкан өчен әти-әниләргә рәхмәт хатларын тапшырудан башланып китте....

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны балалар бакчаларында үткәрү матур традициягә әверелеп килә. 13 июль көнне Олы Яке авылында урнашкан «Чулпан» балалар бакчасы да бу бәйрәмне оешкан рәвештә матур итеп уздырды.
Сабантуй «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Гөлнур Шакированың бакча яны участогын бизәүдә актив катнашкан өчен әти-әниләргә рәхмәт хатларын тапшырудан башланып китте. Күркәм итеп бизәлгән Сабантуй кыры шау-гөр килде. Әлеге балалар бакчасында Шаһидуллина Ләйсән апалары кулында тәрбияләнүче егерме бала өчен, килгән кунаклар һәм әти-әниләр өчен бу көн бик озак күңелләрендә сакланыр. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, кашыкка күкәй салып йөгерү - берсе дә читтә калмады. Балалар, кечкенә булуларына карамастан, бер-берсен уздыра-уздыра җитезлектә, осталыкта, тизлектә сынаштылар. Һәрвакыт балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торучы әти-әниләр дә күзәтеп кенә утырмады, һәр уенда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр, көчле алкышларга күмеп, уенчыларны җилкендереп тордылар. Сабантуйның милли бизәге көрәш тә читтә калмады, билгеле. Быел да барлык көрәштәшләрен җиңеп, Яруллин Илсаф батыр калды. Ул үзе кадәр зур машина белән бүләкләнде.
Бәйрәм җыр, уен-көлке белән үрелеп барды. Уеннарда җиңүчеләр берсе дә бүләксез калмады. Шул уңайдан, Сабантуйны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләр: шәхси эшмәкәрләр Рәдиф Сафиуллин, Розалия Зарипова, юл идарәсе инспекторы (ДПС) Дамир Шакиров, Зур Ключи авылында урнашкан «Диләрә» кибетенең - өлешләре зур. Бәйрәм пешекче Равия апалары пешергән телеңне йотарлык коймак белән чәй эчү һәм татар халык биюләре белән тәмамланды.
Халкыбызның милли бәйрәмнәре үсеп килүче яшь буынга уңай тәэсир итә дип уйлыйм. Кечкенәдән татар халкының гореф-гадәтләре белән танышып үскән кечкенә малайлар-кызлар - илебезнең киләчәге. Шул турыда кайгыртучы барлык кешегә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алдагы эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын.
Алинә Яруллина.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X