Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар парта артына утырды

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә яңа уку елы матур гына башланып китте. Быел 14563 мәктәп баласы парта артына утырса, 7540 сабый балалар бакчасына йөри. Яңа уку елы башланыр алдыннан җаваплы җитәкчеләр белем бирү йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшереп-карап чыкты һәм, гомумән алганда, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да чираттагы уку елына...

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә яңа уку елы матур гына башланып китте. Быел 14563 мәктәп баласы парта артына утырса, 7540 сабый балалар бакчасына йөри.
Яңа уку елы башланыр алдыннан җаваплы җитәкчеләр белем бирү йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшереп-карап чыкты һәм, гомумән алганда, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да чираттагы уку елына әзер дигән нәтиҗәгә килде. Мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга һәм аларның матди-техник базасын яхшыртуга республика һәм муниципаль бюджеттан 273 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Моннан тыш, 21 миллион сум акча җиһазлар сатып алуга дип тәгаенләнсә, 5 миллион сум яңа уку әсбаплары сатып алу өчен бүлеп бирелде. Матди-техник базаны яхшырту белән бергә, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы да даими арта бара. Быел Октябрьский бистәсендә ике гаилә балалар бакчасы ачу планлаштырыла: берсе - Алена Трофимова, икенчесе Наталья Трофимова гаиләсендә.
Яңа уку елына әзерлек буенча республика бәйгесе үткәрелде һәм анда жирәбә салу юлы белән өч мәктәп сайлап алынган иде, нәтиҗәдә 3нче гимназиядә, Акъегет, Васильевоның 3нче урта мәктәбендә республика комиссиясе әгъзалары булып китте. Васильевоның 3нче урта мәктәбе Лаеш, Балык Бистәсе һәм Казан мәктәпләре катнашкан бәйгенең зона этабында мактаулы III урынны яулады. Районга килгән комиссия әгъзалары Норлат һәм Яшел Үзән балалар йортын да караган иде. Норлат балалар йорты, бәйгенең 1 этабында I урынны алып, икенче турга уза алды. Республика комиссиясе Яшел Үзән мәктәпләренең яңа уку елына әзерлегенә югары бәя бирде.
Мәгариф системасында бәйгеләр күп. «Район мәгариф учреждениеләре территориясен иң яхшы төзекләндерүче» смотр-бәйгесендә 1нче лицей, Олы Ачасыр, Татар Танае мәктәпләре, 18, 39нчы балалар бакчалары
I урынны алды.
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан сигнал төймәләре урнаштыру да мөһим эшләр рәтендә. Ул 23 мәктәптә һәм 30 балалар бакчасында бар.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!», «Үзеңнең мәктәбеңә булыш!» кебек акцияләр игълан итү мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә зур этәргеч булды дип әйтергә кирәк. Мондый эшләрдә ПОЗиС, «Татинвестстрой» ширкәте активлык күрсәтеп, башка оешмалар һәм предприятиеләр өчен үрнәк булды. Күп балалы һәм акча кереме аз булган гаиләләрнең балаларына мәктәп букчасы алып бирүдә ПОЗиС, икмәк һәм сөт комбинатлары, «Даль Кама», «Ремстройсервис», «Восход» ширкәтләре, «Дары природы», «Төзекләндерү үзәге» акчалата булышты.
Укучыларны мәктәп формасы белән тәэмин итүдә чатаклык килеп чыкмаса, Яшел Үзәннең мәгариф системасында чагыштырмача бары да әйбәт дип әйтеп булыр иде. Кием тегү белән шөгыльләнүче «Петро» ширкәте заказларны үтәргә өлгерә алмый калды, нәтиҗәдә, ул форма белән, әйтик, Осиново гимназиясе укучыларын 60 процентка гына тәэмин итте. Кайсыбер мәктәпләр заказны сентябрьдә алачак. Заказларның күп булуы, эшче кулларның җитешмәве тоткарлады эшне. Әмма бер яманның бер яхшысы дигәндәй, җитәкчеләр киңәшмәсендә мәгълүм булганча, «Петро» ширкәте мохтаҗ гаилә балаларына бушлай мәктәп формасы тегеп бирәчәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев