Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар кадерсезләнмәсен, язмышлар җимерелмәсен

Узган елда Яшел Үзән муниципаль районда җенси мөнәсәбәткә бәйле 26 җинаять кылынган, өч очракта яшүсмер зыян күргән. Бу хакта предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә мәгълүм булды. Әлеге саннарны Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева очраклы гына китермәде киңәшмәдә. Мәгълүм...


Узган елда Яшел Үзән муниципаль районда җенси мөнәсәбәткә бәйле 26 җинаять кылынган, өч очракта яшүсмер зыян күргән.

Бу хакта предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә мәгълүм булды.
Әлеге саннарны Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева очраклы гына китермәде киңәшмәдә. Мәгълүм булганча, шушы арада гына яшүсмерләр белән бәйле булган ике фаҗига республика халкын гына түгел, бәлки бөтен илне тетрәндерде. Исегезгә төшерик: 2 февральдә Чаллыда 8 яшьлек кыз мәктәптән өенә кайтып җитә алмый. Аның үле гәүдәсен Чаллыдан 73 чакрым ераклыкта табалар. Көчләү эзләре бар. Ошбу җинаятьне кылуда, 2010 елда Үзбәкстаннан килеп, Чаллыда яшәүче һәм шәһәрнең реклама агентлыкларының берсендә эшләүче 30 яшьлек ир шик астына алына.
Икенче фаҗига да беребезне дә битараф калдырмады.19 февральдә Алабугада 8 яшьлек кыз иртән мәктәпкә барып җитә алмый. 43 яшьлек ир мәсхәрә итә аны. Аяк-куллары өшегән кыз дәваханәдә, аның сәламәтлеге өчен республика балалар клиник дәваханәсе табиблары көрәшә.
Балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе җитәкчеләрнең чираттагы киңәшмәсенә тикшерүгә тик торганнан гына кертелмәгән иде.
Р.Афанасьева докладында китерелгән статистикага күз салыйк. Яшел Үзән психоневрология диспансеры мәгълүматлары буенча 4 меңнән артык авыру кеше диспансер һәм консультатив исәптә тора. Моннан тыш, исәпкә куелган 2324 алкоголик, 927 наркоман бар. Рәсми рәвештә исәптә торган 7 меңнән артык (?!) кеше. Ә беркайда, бернинди исәптә тормаучылары күпме?
Янә күңелсез саннарны әйтмичә булмый: Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча районда төрмәдә утырып кайткан 759 кеше яши, 373 кеше шартлыча хөкемгә тартылган.
Чит-ят төбәкләрдән килүчеләр дә игътибар сорый. Миграция хезмәте узган елда 3074 кешенең исәпкә куелуын хәбәр итә. Муниципаль район территориясендә Үзбәкстаннан килгән 678 кеше, Украинадан килгән 567 кеше вакытлыча яши. Таҗикстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан, Молдовадан килүчеләр бар.
Югарыда китерелгән саннарны исәпкә алып, балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү буенча мәгариф идарәсенең 22 февральдә «Балигъ булмаганнарга каршы җинаятьләрне кисәтү буенча чараларны көчәйтү турында» 120нче карары дөнья күрде, нәтиҗәдә мәгариф учреждениесе җитәкчеләре катнашында киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Экстремаль хәлгә тарыганда үзеңне-үзең тоту кагыйдәсе укучыларның сыйныф һәм тәрбия сәгатьләрендә кат-кат тикшерелә.
Бала дәрескә килмәгән очракта, укытучы яисә тәрбияче хәзерге заман элемтә чаралары ярдәмендә тиз арада әти-әни белән элемтәгә кереп, мәктәпкә килмәүнең сәбәбен ачыклый. Башлангыч сыйныфта укучы балаларны күп очракта әти-әнисе, әби-бабасы каршы ала хәзер. Боларның бөтенесе балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев