Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчасында әле ремонтка, әле телевизорга дип акча җыялар (сорау-җавап)

– Оныгыма 4 яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Әйтегезче, квитанция буенча вакытында түли торып та, әле ремонтка, әле тәрәзә пәрдәләренә, әле телевизорга дип акча җыюлары законлымы?

– Балалар бакчаларында, бирелгән рәсми квитанция буенча түләүләрдән тыш өстәмә акча җыюлар иганәчелек рәвешендә генә законлы. Ул да аерым квитанция буенча бакча счетына күчерелергә тиеш. Аны учреждение мөдиреннән алырга мөмкин. Бакча яки төркем өчен һәр төр акча җыюлар гомуми җыелышта беркетмәләр төзеп хәл ителергә тиеш. Анда да барысы да риза булганда гына. Әгәр дә нәрсәгә булса да акча бирәсегез килми һәм сездән акча талыйлар дип саныйсыз икән, район прокуратурасына һәм шәһәр администрациясенең муниципаль белем бирү учреждениеләр эшләре буенча идарәгә шикаять яза аласыз. Тик моңа башка яктан караганда, балалар бакчаларын финанслау юк дәрәҗәсендә һәм акча җыю, беренче чиратта, сезнең балагызны әзме-күпме комфорт һәм ямь белән тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев