Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчасы конкурсы старт алды

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.

Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X