Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчаларын тикшерү көтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозу очракларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирде. Искәртеп узабыз, 2012 елдан алып 2014 елның беренче яртыеллыгына кадәр кайбер балалар бакчаларының эшчәнлеге тикшерелгән иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Прокуратурасына Аксубай, Сарман, Югары Ослан,...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозу очракларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирде.


Искәртеп узабыз, 2012 елдан алып 2014 елның беренче яртыеллыгына кадәр кайбер балалар бакчаларының эшчәнлеге тикшерелгән иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Прокуратурасына Аксубай, Сарман, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм башка муниципаль районнар, шулай ук Казандагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар, балаларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләрендә ачыкланган барлык хокук бозу фактлары буенча җентекле тикшерү үткәрергә боерды.

Татарстан Президенты шулай ук муниципаль район җитәкчеләренә тикшерү барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүдә җаваплы җирле түрәләрне эштән читләштерергә кушты. Татарстан Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозу фактлары расланган очракта, җинаять эшләре кузгатылачак, гаеплеләргә җәза биреләчәк, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев