Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балачакта күрмәгән хөрмәт өчен

«Норлат» кафесында «Без сугыш чоры балалары» дип исемләнгән кичә булып узды. Бу бәйрәмгә балачак­лары авыр сугыш чорына туры килгән хөрмәтле ак әбиләр чакырылган иде. Бәйрәм нигезгә дога кылып башланып китте. Аннан сүзне кафе хуҗасы Индира Миргалиева дәвам итте. Ул, үз чиратында, әбиләргә матур теләкләрен, олы рәхмәтләрен әйтте. Кичәбез, Норлат мәдәният...

«Норлат» кафесында «Без сугыш чоры балалары» дип исемләнгән кичә булып узды. Бу бәйрәмгә балачак­лары авыр сугыш чорына туры килгән хөрмәтле ак әбиләр чакырылган иде.

Бәйрәм нигезгә дога кылып башланып китте. Аннан сүзне кафе хуҗасы Индира Миргалиева дәвам итте. Ул, үз чиратында, әбиләргә матур теләкләрен, олы рәхмәтләрен әйтте. Кичәбез, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән зур концерт белән аралашып барды. Сәхнә ветераннарыбыз Әминә апа Заһидуллина, Мәйсәрә апа Габидуллина да, бәйрәм белән котлап, бию бүләк иттеләр. Яшьләре олы булса да, йөрәкләре гел яшь аларның, очып-очып рәхәтләнеп биеделәр. Фәүзия апа Гатауллина үзенең авыр балачагын еламыйча сөйли алмады. Ә Разия апа Гатауллина балачакта өйрәнгән шигырен сөйләде. Кайнар чәйләр, тәмле ризык­лар белән тулы мул табын һәр өлкәннең күңеленә хуш килде. Татар әбиләренә генә хас булган, ак яулыкларын иңнәренә салган әбиләргә карап сокландык. Сокланырлык та шул, чөнки сынаган сезне тормыш, сындырырлык итеп сынаган. Утларына салып яндырса да, сугыш чоры балалары бозларына салып туңдырса да, сындырмаган, шөкер. Бәйрәмнең ахыры татарча биеп тәмамланды. Ә Ак әбиләребезгә саулык, тыныч картлык телибез. Озак еллар безнең арада сөендереп яшәргә язсын сезгә, өлкәннәребез.

Лилия Сибгатуллина.

Норлат


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев