Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала тудыру йорты бәйрәмгә әзер булырга тиеш

Шушы көннәрдә шәһәрдә эш визиты белән сәламәтлек саклау министры Адель Вафин булып китте. Аны район башлыгы Александр Тыгин, баш табиб Илгиз Һидиятов һәм башкалар озатып йөрде.

Билгеле булганча, үзәк район дәваханәсенең акушер-гинекология корпусында инде күптән төзекләндерү эшләре бара. Бинаның яртысы тулысы белән ясалып беткән, заманча, бар уңайлыклары булган бала тудыру йорты һәркемне кабул итәргә әзер. Ә икенче яртысында исә капиталь ремонт эшләре ярты ел элек башланган булган. Министр төзүчеләрнең эш барышы белән танышып йөрде. Һәм объектта проблемалы сорауларны урында ук хәл итте.

Бүгенге көнгә бала тудыру йортының яртысында төзекләндерү эшләре бар куатенә бара. Бинаның 4 каты, вак-төяк эшләрне һәм кимчелекләрне санамаганда, инде әзерләнеп беткән диярлек. Без килгәндә икенче катта стеналарны буйыйлар иде. Алда беренче кат белән подвал. Чынлыкта исә бина бик нык үзгәргән, күзләрне иркәли, тынычландыра торган диварлар, ә иң мөһиме уңайлылык. Юыну бүлмәләре, бәдрәфләрнең янәшә булуы да хатын-кыз өчен бик тә кирәк.

-Дизайнга, бинаның бизәлешенә дә нык игътибар итәргә кирәк. Күп тапкырлар чит ил клиникаларында булганым бар. Алардан үрнәк алыгыз. Кирәк дип тапсагыз, дизайнер чакыртыгыз, - дип тәкъдим ясады Адель Вафин.

Төзекләндерү эшендә көненә 100ләп кеше катнаша. Бина 9 май бәйрәменә тулысы белән эшләнеп бетергә тиеш. Шулай ук бинаның фасадын ныклап уйлау мөһим. Бала тудыру йорты эчтән генә түгел, ә тыштан да ялтырап торырга тиеш.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев