Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаң кайсы мәктәптә укый?

Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы муниципаль берәмлекләр мәктәпләренең рейтингын игълан итте.


Гомуми белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәле эшләвен түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләгәннәр:
- мәктәптә белем алучыларның белем сыйфаты,
- милли мәгариф,
- сәләтле балалар белән эш системасы,
- тәрбия эшләре һәм кадрлар үсеше сыйфаты.
Яшел Үзән районының югары дәрәҗәдәге (лицей, гимназия, аерым фәннәр буенча тирәнрәк белем бирүче мәктәпләр) рейтингы:
1. 3нче гимназия;
2. 1нче лицей;
3. А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей;
4. А.П.Кирпичников исемендәге химия лицее;
5. 11нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
6. 15нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
7. 10нчы гимназия;
8. 5нче гимназия;
9. 14нче гимназия;
10. 16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
11. В.В.Карпов исемендәге лицей;
12.С.К.Гыйматдинов исемендәге Оси­ново гимназиясе.

Гомуми урта белем бирү
мәктәпләре рейтингы:
1. 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
2. Раифа гомуми урта белем бирү мәктәбе;
3. Карагуҗа гомуми урта белем бирү мәктәбе;
4. Олы Ачасыр гомуми урта белем бирү мәктәбе;
5. 2нче Васильево гомуми урта белем бирү мәктәбе;
6. Зур Ключи гомуми урта белем бирү мәктәбе;
7. Норлат гомуми урта белем бирү мәктәбе;
8. А.Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбе;
9. Олы Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе;
10. 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
11. Васильевоның 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
12. Свияжск гомуми урта белем бирү мәктәбе;
13. Күгеш гомуми урта белем бирү мәктәбе;
14. Акъегет гомуми урта белем бирү мәктәбе;
15. Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе;
16. Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево 1нче кадетлар мәктәбе;
17. Обсерватория гомуми урта белем бирү мәктәбе;
Белем бирү сыйфаты буенча безнең район республикабызның 45 муниципаль районы арасында 11нче урында. Рейтинг­ны төзегәндә чыгарылыш сыйныфы укучыларының мәҗбүри бирелергә тиешле фәннәрдән БДИ баллы, укучыларның олимпиадалардагы җиңүләре исәпкә алынды.

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә исә безнең район алтынчы урында, аны ул Лениногорский районы белән бүлешә. Узган ел белән чагыштырганда, Яшел Үзән районы рейтингта 17 пунктка өскә күтәрелгән.
Әлеге рейтингны төзегәндә өстәмә белем бирүнең, балалар хәрәкәтенең үсеше, физкультура һәм сәламәтлек сак­лау, культура-масса эшенең куелышы, республика конкурсларында катнашу, яшьләр сәясәтенең нәтиҗәсе, респуб­лика конкурсларында педагогларның уңышы исәпкә алына.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев