Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала бүлмәсе: дизайн һәм интерьер (ГҮЗӘЛ УРАЗОВА ФИКЕРЕ)

Бала өчен иң уңайлы урын - үз өендәге бүлмәсе. Анда бала үзен рәхәт тә, иркен дә тота. Бу бүлмә аның өчен үзенчәлекле урын, биредә ул уйный, йоклый, яраткан эше белән шөгыльләнә. Әлбәттә, баланың үзен тыныч, рәхәт тотуына бүлмәнең дизайны, бизәлеше, җиһазларның урнашуы нык тәэсир итә. Бүгенге язмада бала бүлмәсен бизәү...

Бала бүлмәсендә экологик яктан чиста һәм табигый материаллар гына кулланырга, диварларга исә кәгазь обойлар ябыштырырга кирәк. Идән җылы һәм таймый торган булырга тиеш. Әйтик, ламинат җәергә мөмкин. Келәм җәергә теләсәгез, джут яки латекстан ясалган келәмнәргә өстенлек бирегез, алар җиңел чистартыла. Бүлмә бизәлешендә тукымалар кулланганда, зыянлы матдәләре булмаган, янып китмәүче һәм һава үткәрүче тукымалар алырга кирәк.

Бала бүлмәсе якты булырга тиеш. Лампаларның берсен - бала караваты, икенчесен язу өстәле янына куярга киңәш ителә. Баланың бүлмәсе махсус зоналарга бүленсә яхшырак. Мәсәлән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен йокы һәм уен зоналары ясала, мәктәп укучылары өчен тагын ике зона өстәлә: уку һәм ял итү зоналары.

Төсләргә килгәндә, аларга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Кызларга - алсу, малайларга - зәңгәрсу төсләр килешә. Сары һәм яшел төсләр икесенә дә туры килә. Артык кычкырып торган төсләрне (мәсәлән, кызыл) интерьерның кечкенә почмакларында гына кулланырга киңәш ителә. Хәзер кызлар бүлмәсен курчак өе сыман яки әкияттәге кебек, малайларныкын космос, диңгез кебек темаларга бәйләп җиһазлау бик популяр. Өч яшьтән зур булган балалар бүлмәсенә көзге һәм сәгать элергә мөмкин.

Бала бүлмәсенә нинди җиһазлар алырга? Бүлмәгә мөмкин кадәр әзрәк җиһаз алырга кирәк: өстәл, урындык, карават, киштәләр һәм комод. Бала бүлмәсендәге җиһазлар матур гына түгел, нык, чыдам, ә иң мөһиме - бала бәрелеп-сугылып йөрмәсен өчен артык почмакларсыз булырга тиеш. Бала караватын җил керә торган урынга яисә батарея янына, кояш нурлары төшә торган урынга куярга ярамый.
Бүлмәдә уенчыклар артык күп булмасын, уенчыклары күп булса, баланың аларга карата кызыксынуы югала. Нәтиҗәдә уенчыклар кирәксез әйбергә әйләнеп, урын гына алып торачак. Ел фасылы нинди булуга карамастан, бала бүлмәсен атнага ике тапкыр юып, җыештырып торырга кирәк.

Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Гүзәл Уразова безгә өендәге бала бүлмәсенең дизайны һәм интерьеры турында сөйләде. "Әлегә Эллари белән Камилла икесе дә бер бүлмәдә яши. Кызлар булгач, бүлмәдә ак һәм ал төсләр өстенлек итә. Ул классик стильдә эшләнгән, мондый дизайн беркайчан да модадан чыкмаячак. Бүлмәдә ике этажлы карават тора. Шкаф, этажерка һәм өстәл - барысы да заказ белән бер стильдә эшләнелгән, төсенә килгәндә, ак алтын бизәкле. Икесенең дә шкафлары, өстәлләре аерым. Бүлмә йокы һәм дәрес әзерли торган зоналарга бүленгән. Шулай ук уенчыклар, бүләк һәм сувенирлар өчен аерым зона да бар. Ә спорт өчен өебезнең икенче бер бүлмәсендә шартлар тудырылган. Улыбыз Самирның әлегә үз бүлмәсе юк, ул күбрәк минем белән. Шулай да апалары бүлмәсендә зәңгәрсу төстәге караваты бар. Үсә төшкәч, аңа аерым бүлмә ясарбыз дип уйлыйм, чөнки малай кешенең кызлар белән яшисе килмәс", - диде Гүзәл.

Аның фикеренчә, зуррак булса, өч балага бер бүлмә дә җитә. "Әлбәттә, бала бүлмәсендә укырга, йокларга һәм уйнарга аерым зоналар булырга тиеш дип уйлыйм. Тагын бер мөһим әйбер: бүлмәдә утның күп булуы шарт. Шул ук вакытта бүлмә төрле төсләргә һәм уенчыкларга бай булсын, чөнки бала вакытта ул бик кызыклы. Бездә уенчыклар бик күп, алай да әле ара-тирә алып торам. Мин аларга күбрәк китаплар алырга тырышам, укымышлы булсыннар дим. Кечкенәләре дә китапларны бик ярата, укы дип сорыйлар, Камилла анда төшкән сурәтләрнең барысын да исемләп әйтеп бирә," - дип фикерләре белән уртаклашты җырчы.

Эльвира ШАКИРОВА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев