Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаң бәхете – телеңдә (+фотолар)

Балалар белән бергә ата-аналар үзләре дә бу җыелышка нык хәзерлектә, профессиональ дәрәҗәдә чыгышлар ясыйлар һәм чын бәйрәмчә очрашулар, аеруча бер җылылык шартларында нигезле аңлашу булса, ә пакь күңелле ихлас балаларның шатлыгы бер генә үлчәм микъдаренә дә сыя торган түгел.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның бүгенге бәхетен уртаклашырга өлкән буын вәкилләре дә күңел биреп карыйлар, күзләренең чылану күренешләрен дә еш очратасың. Бүген бакчада 14нче тапкыр ата-аналар җыелышын уздырудан соң бер айлык ялга китәбез. Яңа елдан соң егерме ике бакчада шәһәребездә, ә тагын унҗиде авыл җирлегендәге балалар бакчаларында, "Балаң бәхете - телеңдә" проекты аерым график белән эшли башлаячак.

Шәһәребездә Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге актив хезмәт күрсәтерлек матур, аерым мөмкинлекләре булган бинабыз булмаса да, халык белән уртак тел табарга тырышып, балаларыбызның киләчәген бәхетле итү теләгебезне чикләмәскә тырышабыз. Мөмкинлегегез булса, бакча балаларын һәм аларның тәрбиячеләрен сөендерсәк, Яңа - 2017 ел алдыннан шатлыклары артсын иде, дигән теләктә калучы.

Клара Филиппова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев