Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакырчыда күпер ачылды, ә чиратта... (фоторепортажның 1нче өлеше)

Бүген Бакырчыга килгән кеше, ялгышып, мин башка авылга эләктемме әллә, дип кире борылып китмәсен тагын. Чынлап та, гомер-гомергә юлсызлыктан интеккән, тау астында тыныч кына яшәп ятучы Бакырчыны танырлык түгел. Июльдән бирле биредә мәчеткә кадәр, озынлыгы 1 чакрым 700 метр булган, барлык шартларын китереп, менә дигән юл салынып ята.

Тыныч яшиләр дигәннән, сүзем ялган булыр, бу авылда гомер итүчеләр, гомумән, тик тора торганнардан түгел. Һәр чараны оештырып, башлап йөрүче Рәшидә апа Закирова да, «Болгар» радиосы алып баручылары көтү көтеп киткәннән бирле, тыныч кына яши алмыйбыз, һаман нидер эшлисе, майтарасы килә, һәр эшкә күңелебез үсеп тора, ди. Ә бу чынбарлык­та да шулай, буш сүзләр түгел. Әле узган атнада гына авыл өчен бик тә мөһим булган вакыйганың шаһитлары булдык. Үзәк урамда күпер ачылды. Бакырчыда гына да машина йөри алырлык 4 күпер бар икән. Соңгысы бик тузган хәлдә була, шуңа да машиналар йөрми. Читтән килеп кемдер ясап биргәнне көтмичә, йөкне үз җилкәләренә алып, эшкә керешәләр. Шушы урамда яшәүчеләр һәм авыл халкы җыелып, бер ай эчендә күперне сафка бастыра. Һәр эштә башлап йөрүчесез булмый анысы. Норлат полиция участогында эшләүчеләр Рияз Нигъмәтуллин белән Флер Зәбиров инициатива күрсәтеп, бөтен кирәк-яракны табу җаен эзли. Авылдашлары Рафикъ Бәхтияров цемент белән булыша, мәчет картлары сәдака акчасыннан 20 мең сумлап акча бүлеп бирә.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев