Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакма тышына, бак кулыннан килер эшенә

Инвалидларны эшле итү мәсьәләсе киеренкелеген кайчан да булса югалтырмы?

Мөмкинлекләре чикле гражданнарның бик күбесенең эшләргә теләге зур һәм алар эшли дә ала. Мәгълүмат технологияләренең үсеше, җитештерү процессының автоматлаштырылуы һәм башка технологик прогрессларның казанышлары кеше хезмәтенең характерына зур йогынты ясады. Моның нәтиҗәсендә физик җитешсезлекләре булган кешеләр башкара алырлык төрле эш урыннары һәм һөнәрләр барлыкка килде. Ә хезмәт инвалидларга җәмгыятьтә җайлашу, үзләрен кирәкле шәхес итеп тою мөмкинлеген бирә.
Бүгенге көндә Яшел Үзән районында, ПФ мәгълүматларына караганда, хезмәткә яраклы 3519 инвалид яши. Аларның бары тик 26,9% гына эшли. РФ йөкләмәсе буенча 2020 елга әлеге күрсәткеч 40% булырга тиеш. Моңа ирешү өчен 2017 елда ЯҮМРнда инвалид булган 350 гражданны эшле итәргә кирәк булачак.
Инвалидларны эшкә урнаштыру - катлаулы мәсьәлә. Монда ике төп проблема бар: берсе - оешма җитәкчеләренең аларны эшкә алырга атлыгып тормаулары булса, икенчесе - инвалидларның үзләренең хезмәткә салкын карашы. Бу 2142 эшләмәүче инвалид арасында уздырылган сораштырулар нәтиҗәсендә дә ачыкланган. Шуларның бары тик 151е генә эшләргә теләк белдергән. Бу төшенкелекнең сәбәбе - гражданинның физик мөмкинлекләренә, теләкләренә, осталыгына һәм сәләтенә туры килерлек, канәгатьләнерлек хезмәт хаклы эш таба алмау. Чынлап та, бүгенге көндә инвалидларны оешмаларда теләмичә генә кабул итәләр. Чөнки бу категория кешеләренә махсус эш шартлары булдырырга кирәк һәм моның белән бәйле мәшәкатьләр җитәкчеләр өчен бер баш авыртуы булып тора. Шулай ук вакансияләр дә бик аз. Аларның төрлелеге турында сүз дә юк инде, нигездә - эшче һөнәрләре.
- 6 декабрьдә, һәр ел үткәрелә торган инвалидлар декадасы кысаларында, махсуслаштырылган вакансия­ләр ярминкәсе уздырдык. Эш эзләп барлыгы 72 кеше килде. Алтмыштан артык оешмага чакыру җибәрелүгә карамастан, алардан бары тик уникесе генә әлеге чарада катнашуны кирәк дип тапкан. Гамәлдәге закончалык буенча, оешмаларда инвалидлар өчен эш урыннары булдыру квотасы бар һәм алар булдыра... Тик ул вакансияләр йә иң түбән хезмәт хаклы, йә булмаса бик күп физик көч таләп итә торган (мәсәлән, урам себерүче, ярдәмче хуҗалыкта терлекләр караучы һ.б.). Инвалид булган гражданнарны эшле итү - Мәшгульлек үзәге, ЯҮМР башкарма комитеты һәм, әлбәттә, оешма җитәкчеләренең уртак бурычы, - дип сөйли, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Светлана Гататдинова.
Инвалидларны эш белән тәэмин итүне үтәмәгән җитәкчеләргә 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр административ штраф яный (КОАП 5.42 маддәсе). Административ җавап­лылык булуга карамастан, күп кенә җитәкчеләр инвалидны эшкә алуга караганда, штраф түләүне кулайрак күрә. Хәзерге вакытта РФнең со­циаль яклау һәм хезмәт министрлыгы тарафыннан, инвалидларны эшле итү буенча инициативаны мәшгульлек хезмәте органнарына тапшыру турында закон проекты булдырылды. Ул, регионнар белән килешенеп гамәлгә керсә, бәлки бүгенге көндә торган күп кенә проблемалар уңай якка чишелеш табар. «Работа в России» инвалидларны эш белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү порталында Яшел Үзән буенча нибары 11 эш урынлы 8 вакансия күрсәтелгән. Бу бик аз...
- Озак еллар безнең белән хезмәттәшлек иткән оешма һәм предприятиеләргә зур рәхмәт! Шул ук вакытта Мәшгульлек үзәгенә килеп җитә алмаган җитәкчеләргә безнең белән нәтиҗәле эш башларга тәкъдим итәм. Чөнки, сезнең ярдәмегездән башка әлеге бик мөһим социаль проблеманы чишү мөмкин түгел. Инвалидларны эш белән тәэмин итүне активлаштыру зарур, ә моның өчен безгә вакансияләр кирәк, - диде Светлана Гататдинова.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев