Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аюлар үрчи

2018 елга Яшел Үзән территориясендә аюлар саны 27 гә җитәчәк, дип сөйләде sntat.ru порталына "Татохотрыболовобщество" җәмәгатьчелек оешмасының председателе Илһам Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, Яшел Үзән территориясендәге аюлар, мари урманнары янганда, берничә ел элек пәйда булганнар. Бу районны ошатып, монда зур булмаган популяциягә нигез салганнар.

-Хәзер, безнең күзәтүләргә һәм исәпләүләргә караганда, биредә аюлар саны алтыдан да ким түгел. Уңайлы шартларда аларның үрчемнәре ел саен бер ярым тапкырга арта. Моннан чыгып, 2018 елга аларның саны 27 җанга җитәргә мөмкин, - диде Илһам Садыйков - аю көчле ерткыч, тик кешегә ул зыянлы түгел. Мәсәлән, ул гөмбә җыючыны күреп, аңа бөтенләй әһәмият итмәскә мөмкин. Ә менә балалары белән булган ана аюдан куркырга кирәк! Чөнки ул аларны яклаячак, - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X