Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айдар Галимов: "Вәсилә нинди генә авырлыклар күрсә дә, яхшы кеше булып кала белде"

Бүген Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаталар. Аның иҗатташ дуслары әлеге коточкыч хәбәргә һаман ышана алмыйлар. Иҗат чоры башлангычында Вәсилә Айдар Галимов төркемендә җырлый. Вәсиләне югалтуга ышанмыйча, соңгы минутларга кадәр бу коточкыч хәбәрнең хак булмавына өмет иткән Айдар Галимов "Комсомльская правда" газетасына болай дип сөйләгән:

- Без соңгы минутларга кадәр Вәсиләнең аякка басарына ышандык, аның үлеме турында гыйнвар буе төрле имеш-мимешләр ишетелеп торды бит. Аны чираттагы тапкыр "күмгәннән" соң: "Хәзер, әлбәттә, яшиячәк", - дип уйладык. Кызганычка каршы, аны коткара алмадылар.

Беләсезме, аның язмышы бик аяныч булды. Бик яшьләй ул якыннарын - әтисен, әнисен, соңрак аның белән бергә Уфага килгән сеңлесен югалтты. Сеңлесе 18 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Вәсиләгә шул вакытта бердәнбер якын кешесен берүзенә Белорецкига кайтарып җирләргә туры килде. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, ул яхшы кеше булып кала белде.

Без аның белән миңа бэк-вокалчы кирәк булганда таныштык. Ул башкалар арасында аерылып тора иде. Бик талантлы, чибәр. берничә ел Вәсилә безнең коллективта эшләде, шул вакытта ук аның киләчәге зур булуы аңлашыла иде. Ул тиз арада үзенең урынын тапты, аңа мөкиббән булучылар барлыкка килде. Шунысы гаҗәп: аның беркайчан да очраклы гына җырлары булмады. Без аның белән зур уңыш казанган "Әйтелмәгән мәхәббәт" дуэтын яздырдык. Озакламый тагын берне яздырырга җыенган идек. Кызганыч, бу хыяллар башка беркайчан да тормышка ашмаячак. Тик шунысында шигем юк: аның җырларын халык онытмаячак...



Улын шашып ярата иде, диләр Вәсилә турында. Кыз бала табу турында бик хыялланган. Тик кызганычка каршы, Вәсиләгә кызын кулына алып сөяргә насыйп булмый. Вакытыннан алда туган сабыйны кювезга - җитлегеп тумаган балалар өчен махсус бокска урнаштыралар. Вәсиләне башта, бала тапканнан соң, өенә чыгаралар, тик хәле начарланып, кабат хастаханәгә элгә. Берничә катлаулы операция кичергәннән соң, аның гомере өзелә...

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев