Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр да, мактаулы да укытучы һөнәре

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне Сорасалар,багышларга кемгә,диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга,дияр идем,башым иеп. (Лена Шагыйрьҗан)

Әйе,укытучы җирдәге иң мәрхәмәтле изге зат. Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә. Авыр чакларда калсак, алар безгә ярдәм кулын суза, киңәшләрен бирә.
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр,әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар,корычтай нык сәләмәтлек,кояштай озын гомер,иксез-чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәр таңны сау-сәләмәт каршылагыз,һәр яңа көн сезгә сөенеч,шатлык,бәхетләр генә алып килсен,замана авырлыклары,күңел төшенкелеге,сезне читләтеп үтсен.
Бүген,ягъни 5нче октябрь көнне Олы Яке мәктәбе укучылары Укытучылар көненә багышланган зур концерт бәйрәме әзерләде.
Иртәдән укытучырабызны шарлар,открыткалар, шатлыклы,көләч йөзләр белән каршы алдык. Аларга җылы сүзләребезне җәлләмәдек. Без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Дәресләрдән соң концертны Алия Абдрахманова белән Гимадиева Ландыш алып барды. Җырчы кызларыбыз Шакирова Илүзә,Мустафина Диана,Сирачова Айгөл,Назмиева Әдилә,Миндубаева Ләйлә моңлы җырларын җырладылар. Зарипова Диләрә белән Миндубаева Ләйсән яшьләр биюен биеп кителәр. 9нчы сыйныф егетләре татар биюен биегәч,күңелә дәрт килеп, сәхнәгә чыгып биесе дә килеп китте."Умырзая" бию ансамбле кызлары бик матур чыгыш ясадылар.Концертыбызны иң күңелле вакыйгасы видео-интервью карау иде. Укучыларның укытучыларга дип төшерелгән истәлекле бүләге.
Соңыннан,музыка астында укытучылрга,техник хезмәткәрәренә,повар апаларыбызызга чәчәкләр бирелде.

Ландыш Гимадиева,

Олы Яке мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев