Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда да спорт белән шөгыльләнергә була

Авыл җирлекләрендә бөтен уңайлыклары булган мәйданчыклар булу, үсеп килүче яшь буынга вакытын файдалы, күңелле үткәрергә мөмкинлек бирә.

Авыл балаларының да шәһәрдә яшәүче яшьтәшләреннән калышасы килми.
Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру - республикада, шул исәптән безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру - моның ачык мисалы. Боларга өстәп, Президентның республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2013-2014 елда Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 320 спорт мәйданчыгы төзелгән. Узган ел республика территориясендә 162 кечкенә ишегалды стадионнары ясалган. Ел ахырына кадәр тагын 200 спорт мәйданы барлыкка килергә тиеш. Программа безнең районда да уңышлы алып барыла. Быелгы җәйдә район һәм шәһәр халкын шатландырып, Васильево бистәсендә, Бишнә, Мулла Иле авылында, шәһәрнең 3нче гимназия һәм 11нче мәктәбе янында спорт мәйданчыклары ачылды.
Васильевоның кадет мәктәбе янында барлыкка килгән мәйданчыкның бәясе - 2 млн 484 мең сум. Ясалма чирәм белән капланган, волейбол, баскетбол уйнарга барлык шартлар тудырылган мәйданны ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм бистә халкы катнашты.
- Бу спорт мәйданчыклары физик яктан сау, ихтыяр көче нык, яман гадәтләргә бирешми торган сәламәт яшьләр тәрбияләү урыннары булсын иде. Алар даими файдалануда булып, яшьләр, балалар тавышыннан иртәдән кичкә кадәр тынып тормас дип ышанабыз, - дип ассызыклады ул.
Авыл халкы, аеруча спорт сөючеләр, әлегедәй уңайлы мәйданчык төзелүгә куанып бетә алмый. Алга таба балалар кая барырга белмичә тилмереп йөрмәс, волейбол, баскетбол кебек ярышларда да уңышларга ирешерләр дип ышанып калабыз. Ә моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Компьютердан аерылып, спорт белән шөгыльләнергә күптән вакыт.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев