Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда бер эш икенчесенә ялгана

Быелгы язгы кыр эшләре катлаулы шартларда барды.

Апрельдә яуган яңгырлар кыр эшләрен тоткарласалар да, игенчеләр сөенеп туя алмады: язда дым бервакытта да артык булмый. Чәчүләр төгәлләнеп, игенчеләр бераз сулу алгач, газета укучыларны чәчү нәтиҗәләре белән таныштыру өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Таһир Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек.

- Таһир Галимҗанович, быел чәчү эшләре башка елларга караганда соңрак тәмамланды, сәбәбе нәрсәдә?

- «Заволжье» ВЗП ширкәтендә һәм «Авангард» җәмгыяте мәйданнарында азык һәм техник культураларны, 1100 гектарда көнбагышны көздән җыеп бетерә алмау сәбәпле, эшкәртелмәгән мәйданнар өстәмә эш тудырды.
Шушы зур хуҗалыкларда чит илдә эшләгән техника күп. Чит ил валютасы үсү сәбәпле, ремонт эшләре сузылды, ә кайбер техника басуга бөтенләй чыга алмады. Техника, нигездә, бер генә смена эшләде.
- Чәчүне кайсы хуҗалык беренче булып төгәлләде?

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 42нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев