Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Авыл яшьләре» уеннарында – Фирдүс җиңүче

1 июльдән дүртесенә кадәр Мамадышта «Авыл яшьләре» IX республикакүләм авыл спорты уеннары булды. Бу ярышлар быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 70, ТАССР оешуның 95 һәм Татарстан Республикасы барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган иде. Анда республиканың барлык районнарыннан да спортчылар катнашты.

Әлеге мәртәбәле авыл уеннарында яшел үзәнлеләр дә актив катнашып, матур гына нәтиҗәләр күрсәтте. Спортчылар мәйданда төрле ярышларда көч сынашты. Бу юлы бигрәк тә татар-башкорт көрәше белән шөгыльләнүчеләр өчен уңай туры килде. Әлбәттә инде, үзләренең тырышлыклары аркасында. Көрәш уеннарында бездән 4 көрәшче катнашып, быелгы Яшел Үзән Сабан туе батыры Фирдүс Зәйнуллин 100 килограммнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында бик тә киеренке бил алышуда җиңүче булды. Әйтергә генә ансат, ул Апас, Зәй, Биектау, Питрәч, Кукмара кебек район көрәшчеләрен егып, иң көчлеләр пьедесталына күтәрелде, I урын яулады. Калган өч көрәшче призлы урыннар алмаса да, 50гә якын команда арасында безнең команда VI урынны алды. Фирдүсне зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләсе ярышларда да уңышлы чыгышлар насыйп булсын.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев