Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл көне ел саен кабатлансын...

Сабан туе мәйданы гөрли: күпертелгән батутларда сикергән балаларның чыр-чуыннан, моңлы гармун тавышыннан, дәртле көйләрдән тирә-юнь яңгырап тора. Август аенда нинди сабантуй инде дисезме? Соңгы арада аеруча активлашып киткән норлатлылар бу юлы авыл көне уздырырга булганнар икән. Норлатка 800 ел тулу уңаеннан авыл җирле үзидарәсе мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм оештырган....

Сабан туе мәйданы гөрли: күпертелгән батутларда сикергән балаларның чыр-чуыннан, моңлы гармун тавышыннан, дәртле көйләрдән тирә-юнь яңгырап тора. Август аенда нинди сабантуй инде дисезме? Соңгы арада аеруча активлашып киткән норлатлылар бу юлы авыл көне уздырырга булганнар икән. Норлатка 800 ел тулу уңаеннан авыл җирле үзидарәсе мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм оештырган.
Бәйрәм азан тавышы белән башланып китте. Барлык җыелган халык «Мөслимә» мәчетенең имам хатибы Хәмзә Мөхәммәтшинның вәгазен тыңлады. Кичәнең төп кунаклары - авылның аксакалларына урын түрдән иде. 20 яшеннән толлык ачысын татыган, сугыш авырлыкларын кичергән 98 яшьлек Сәтирә әби Исмәгыйлевага сокланмый мөмкин түгел. Авылда иң карт 93 яшьлек Габдерәхим бабай Ибраһимов та игътибарга лаек. Атаклы балта остасы салган йортлар, бизәк эшләнмәләре күпләргә үрнәк. Шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән парларны да тәбрикләделәр. Балалары, оныклары аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаутдинов исә юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Әнә 60 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Фәрит ага белән Саймә Насыйбулиннар. 1953 елда кырда, көлтә бәйләгәндә таныша яшьләр, бер-берсенә гашыйк булып, соңрак никах укыталар. Кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып, бүгенгә кадәр мәхәббәт учакларын сүндерми саклап калган бу парларны күреп сөенеп куясың. Хәзер дә бер-беренә хөрмәт белән, ягымлы, яратып карый алар.
Мәйданны авыл халкы үз бакчасында үстергән үзенчәлекле гаҗәеп яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән бизәгәннәр иде. Зур гына кабаклар, еланга охшаган кыярлар да бар монда. Кичә төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Мәйданда авылның талантлы җыр-бию осталары чыгыш ясады. Лилия Сибгатуллина, Айнур Нурмиев, Рөстәм Кадыйров, клуб мөдире Шәүкәт Миңнуллин, тагын күп кенә моңлы үзешчәннәр башкаруында җырлар яңгырады. Норлаттагы һәр оешма үзеннән концерт номеры әзерләгән иде. 79 яшендә булса да, Мәйсәрә апа Гыйбадуллинаның чыгышларына сокланмый мөмкин түгел. 80 яшеннән узган Әминә апа Заһидуллинаның биегәнен күреп кайбер яшьләр без дә болай булдыра алмыйбыз, дип кул чабып тордылар. Норлат авылыннан чыккан танылган шәхесләрне дә искә алдылар: академик Илдус Хәйбуллин, профессор Рафаэль Йосыпов, актер Фирнат Насыйбуллин, «Элекон» заводында директор урынбасары Равил Мингалиев, ТР халык артисты, пианист Флора Хәсәнова дисеңме... Норлат авылында туып үскән ТР атказанган артисты Ринат Шаһидуллин исә авылдашларына дәртле җырларын, «Норлатым» җыры яздырылган дискларын бүләк итте.
Норлат елдан-ел яңара, матурлана. Авылда төпләнеп калучы яшьләр дә аз түгел. Авылда 21ләп урам. Сукмаклар буйлап атлыйм. Күпме яңа йортлар калкып чыккан, күпме төзелешләр бара. Авылда унсигезләп оешма. Ике мәчет. Яңа балалар бакчасы ачылырга тора, быел яңа спорт комплексы файдалануга тапшырылган. Зур, ике катлы мәктәптә укучылар белем ала, тиздән хастаханәдә капиталь төзекләндерүне тәмамларга җыеналар. Норлатның киләчәге өметле икән бит әле, шөкер! Болай булганда, авыл бетми, яши.
Авыл көне бәйрәменең үзенә генә хас үзенчәлеге, күркәмлеге бар. Буыннар белән буыннарны очраштыра ул, күптән күрешмәгән туганнарны, дусларны бергә җыя, яшьлеккә, балачакка алып кайта. Шуңа да бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, аның ел саен уздырыла торган күркәм бер гадәткә әйләнүен телисе генә кала...
Эльвира МОЗАФФАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев