Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Авария хәлендәге торак» программасы – яңа тормышка юл

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы Татарстанда 2013 елда эшли башлаган иде. Әлеге программаның төп максаты җимереклекне акрынлап булса да бетерү.

Бу программа кысаларында гражданнарны ике төр категориягә бүлеп карарга булыр иде. Болар авария хәлендәге торак милекчеләре һәм авария хәлендәге муниципаль фатирда яшәүчеләр. Милекчеләрне дә ике төркемгә бүләргә мөмкин. Яңа торактан баш тартып, компенсация алучылар һәм яңа фатирны үз милке итеп рәсмиләштерергә теләүчеләр. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: Попечительләр Советы карары нигезендә ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды, милекченең бер генә гаилә әгъзасының уңайлыклары булган башка торак йорты булса (гомуми мәйдан 12 кв.мдан артмаска тиеш), торыр урын бирелми.
Фатир алырга, үз милке итеп рәсмиләштерергә теләгән һәм югарыда әйтелгән таләпләргә туры килгән кеше килешү төзи. Конкурс нәтиҗәсе, рейтинг системасы буенча, йорт тапшырылырга 30 көн кала ясала. Бер фатирга берничә кеше дәгъва кылса, торак фонды җирәбә үткәрә.
Сайланган фатир өчен түләүләр гаилә кеременең 21 процентын һәм аннан да күбрәген тәшкил итүчеләрнең һәм шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан аз керемле дип табылган авария хәлендәге милек хуҗаларына найм шартларында яңа торак бирү каралган. Найм шарты белән торак бирүне муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты хәл итә. Фатирның 1 кв мәйданы 35 мең сум. Әгәр дә инде фатир кешенең алдагы торагына караганда мәйданы буенча зуррак икән, анысының бәясе өчен 1 кв метрга 70 мең сум түлисе.
Авария хәлендәге торак программасы безнең район һәм шәһәрдә дә уңышлы гына эшләп килә. Яшел Үзән рес­публикада бу программага кергән йортлар саны белән дә аерылып торадыр, мөгаен. 197 йорт авария хәлендә булып санала. 384 яшел үзәнле нәкъ менә әлеге программа буенча яңа фатирда яшәү бәхетенә ирешкән инде. Бүгенге көндә 1571 фатир төзелә. Шуларның 260ы социаль ипотека программасы буенча чиратта торучыларга, өчесе ятимнәргә, унөче Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, калганы авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә тапшырылырга тиеш.
- Киләсе 2017 елда яңа фатир бирелү мәсьәләсе объектларның төзелеп бетү вакытына карый. Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрнең 1205 кеше шәхси милекче булып тора, 684 гаилә муниципаль фатирда яши. 69 яшел үзәнле торактан баш тартып, компенсация алуны кулай күргән, - дип сөйли районның массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Александр Коршунов.
XXI гасырда яшибез. Авария хәлендә булып, үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудырган йортларда яшәүчеләрнең күбесе заманча, бөтен уңайлыгы булган фатирда яшәү турында хыяллана. Яңа елда теләкләр чынга ашсын иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев