Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар, урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Юлларда көчле бозлавык саклана. Кайбер районнарда томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндез җилнең көчәю ихтималы бар.
Татарстанда һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.
27 февральгә каршы төндә бераз гына салкынайта - 2-7 градус салкын булачак.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев