Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явуы фаразланыла. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими. Көн дәвамында төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Төнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Юлларда бозлавык.
Республикада уртача һава температурасы төнлә - 1-6 градус салкын, көндез - 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр суыта.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев