Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава шартлары машина йөртүчеләрне сыный

Һава шартлары машина йөртүчеләрне көн саен сынап тора. Узган атнада гына да 73 юл-транспорт фаҗигасе шул сәбәптән чыга. 12 декабрь бигрәк тә үзенчәлекле була. Бу көнне - 20, ә 16 декабрьдә 18 ДТП теркәлә.

- Бозлы яңгыр, юеш кар һәм буранга бөтен автомобильчеләр дә әзер түгел, - дип ачыклык кертә бу факт­ларга Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идия­туллин. - ДТПлар нигездә тиешле дистанция сайлый алмаудан, игътибарсызлыктан, тизлек режимын сакламаудан һәм һава шартларын исәпләмәүдән чыга. 12 декабрьдә Помар-Сафоново юлында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче дистанция сайлый алмаудан алдан баручы «ВАЗ-14099»не бәрдертә, ә анысы инерция буенча «Лада-Приора»ны «эләктереп» ала. Бер сәгать алдан шул ук урында шундый ук сәбәп белән «ВАЗ-2104»не йөртүче 46 яшьлек ир «Лада-Гранта»ны бәрдерә.
ЮХИДИ җитәкчесе билгеләвенчә, 16 декабрьдә дә шуңа охшаш аварияләр чыккан. Ленин урамында 18 яшьлек автоледи «ВАЗ-2109» автомобиле белән «Киа- Рио» белән бәрелешсә, шул ук урамда «УАЗ» йөртүче 74 яшьлек ир артка чигенгәндә «Лада-Приора»га тиеп киткән. Боларның барысы да гадәти юл йөрү кагыйдәсен үтәмәүдән һәм игътибарсызлыктан чыккан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бу чорда юлларда йөргәндә, һава шартларын истә тотып, бик игътибарлы булырга чакыра. Әлбәттә, автомобильләрнең кышкы шиналардан булуы шарт. Машина йөртүчеләрнең күбесе боз­лавык юлның никадәр җитди булуын аңламыйча үзләре дә сизмәстән ДАИ сводкасына эләгә.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Фото http://kray.ck.ua сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев