Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәрне прокуратура тикшерде

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы шәһәрдәге бер балалар бакчасында аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәр уңаеннан тикшерү үткәрде. Тикшерү эше Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча башкарылды.

Казан хокук яклау үзәге мәгълүматлары буенча, Яшел Үзәндәге бер балалар бакчасында 7 яшьлек аутист-кызның алгы тешен бәреп төшергәннәр, колагына зыян китергәннәр. Әни кеше медицина оешмасына мөрәҗәгать итеп, кызының тән җәрәхәтләрен теркәтә һәм хокук саклау органнарына гариза яза.


Тикшерү күрсәткәнчә, 7 яшьлек кызга "ранний детский аутизм" диагнозы куелган. Шулай да ул Яшел Үзәндәге "Аленький цветочек" балалар бакчасына йөргән.

14 гыйнварда кызны балалар бакчасыннан әбисе ала. Бакча хезмәткәрләре, башка сабыйларның әти-әниләре әйтүенчә, кызда тән җәрәхәтләре булмый. Әби дә, оныгы да бернидән зарланмый. Әмма икенче көнне кызның әнисе полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә, кызын кыйнаулары турында әйтә.

Тикшерү барышында суд-медицина экспертизасы билгеләнә. Әлеге тикшерү баланың тәнендәге кан укмашкан урынның медицина оешмасына килгәннән 3-7 көн алдан ук хасил булуын күрсәтә, теш казнасында да җәрәхәт булмавы ачыклана. Баланың теше төшү дә бәрелүдән булмавы әйтелә. Фәкать кызның сөт теше үз вакыты җитеп кенә төшкән.

Шулай итеп, җинаять кылу билгеләре булмау сәбәпле, балалар бакчасы хезмәткәрләренә карата гамьсезлек буенча җинаять эше кузгатылмый. Моның белән шәһәр прокуратурасы да килешә.

Шулай итеп, тикшерү барышында гариза язучының китергән дәлилләре нигезсез дип табыла. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында канун бозу, шул исәптән хезмәткәрләр тарафыннан үз вәкаләтләрен башкару буенча кимчелекләр ачыкланмый. Шуңа да прокуратура тарафыннан чара кулланырга нигез юк, дип хәбәр итә Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев