Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Атлыгып яз килә, әзер торыйк

Быел кышны бик салкын буласы дип фаразласалар да, бәхеткә, салкын көннәрне бармак белән генә санарлык булды.

Бүген дә әнә урамда нинди җылы, тамчы тама, март ахыры диярсең. Шулай да, Идел елгасында боз быел башка еллардан калынрак.

- Иделдә быел бозның калынлыгы (20 февраль мәгълүматы) 35-37 сантиметр (2014 елда - 34-36 сантиметр), - дип аңлата Яшел Үзән МЧС җитәкчесе Вячеслав Долганов. -Кар катламы да район буенча 45-50 сантиметр. Әлегә язгы ташуның нинди буласын әйтүе авыр. Әгәр дә һава температурасы кискен күтәрелсә (бу көннәрдә көндезләрен температура плюсне күрсәтә), ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләр чыгуы бик мөмкин.

Белешмә өчен: 2005 елдан алып 2014 елга кадәрге чорда Идел елгасына боз иң иртәсе 2007 елның 28 мартында һәм 2008 елның 30 мартында киткән. 2013 елда боз Иделдә 14-15 апрельдә китсә, 2014 елда ул 6-7 апрельгә туры килгән.

Язманың тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X