Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән, элеккечә, һәркем файдалана алачак

«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде. Бу үзгәрешне гражданнар төрлечә кабул итте. Кайберәүләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына ул ничек тәэсир итәр, аны начар якка үзгәртмәсме, дип борчуга төште. Чынлыкта исә бу уңайдан нинди...

«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде.
Бу үзгәрешне гражданнар төрлечә кабул итте. Кайберәүләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына ул ничек тәэсир итәр, аны начар якка үзгәртмәсме, дип борчуга төште.
Чынлыкта исә бу уңайдан нинди үзгәрешләр көтелә соң?
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен мәҗбүри медицина иминияте системасына кертү Татарстан Республикасы өчен яңалык түгел. Ул 2007 елдан ук ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды аша финансланып килде.
Соңгы үзгәреш ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләрен финанслау тәртибенә кагыла. Иминләштерелгән гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләүне әлеге гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясе гамәлгә ашырачак. Моның өчен медицина хезмәткәрләре чакыру буенча ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә гражданның мәҗбүри медицина иминияте полисы яки аның шәхесен раслый торган документ номерын һәм сериясен язып алырга тиеш (пациент үз документларын яки алар турындагы мәгълүматларны күрсәтә алган очракларда). Күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү өчен кирәкле бу мәгълүматлар тиешле иминият компаниясенә кертелә. Шуңа күрә ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләү мәсьәләсен хәл итү буенча документлар тутырганда гражданнардан медицина хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү сорала.
Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә иминләштерелгән гражданнарга, шулай ук иминләштерелмәгән гражданнарга, шул исәптән чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды түли.
Кем дә булса ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан яисә ярдәм күрсәтүгә чакыруларны кабул итмәгән очракларда иминләштерелгән зат, ярдәм сорап, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булмаган гражданнар бу мәсьәлә буенча мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондында консультация алырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләре, элеккечә, аңа мохтаҗ булган барлык гражданнарга аларның фактта яшәү, теркәлү урыннарына, паспортлары һәм мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә күрсәтеләчәк. Полислары булмау аркасында гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту югарыда искә алынган федераль законны бозу дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев