Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Арслан – затлылык билгесе ул

Арсланга исемне әтисе кушкан. Улының затлы нәселдән булуын белдереп торсын өчен шулай кушкандыр, мөгаен ул. «Арслан - Идел-Кама болгарларында, татарларда, башкортларда һәм башка төрки халыкларда борын-борыннан ир балаларга кушылып килгән исем,- дип яза бу хакта тел белгече Гомәр Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге» китабында. - Җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык,...

Арсланга исемне әтисе кушкан. Улының затлы нәселдән булуын белдереп торсын өчен шулай кушкандыр, мөгаен ул. «Арслан - Идел-Кама болгарларында, татарларда, башкортларда һәм башка төрки халыкларда борын-борыннан ир балаларга кушылып килгән исем,- дип яза бу хакта тел белгече Гомәр Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге» китабында. - Җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык, затлылык символы булып саналган».
Бүтән чыганаклардан мәгълүм булганча, Арслан - максатчан һәм хезмәт сөючән. Әтисе исемне белеп кушкан, чөнки Олы Карагуҗа урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Арслан Зариповта югарыда аталган бөтен күркәм сыйфатлар тупланган.
Яшь булуына карамастан, Арслан - күпкырлы шәхес. Мәктәптә бары тик «4» һәм «5» билгеләренә генә укуын әйтеп тә тормыйм. Рус һәм татар телләре буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗә күрсәтә. Җәмәгать эшләрендә бик актив. Узган уку елында, районда үткәрелгән «Татар егете - ил бөркете» бәйгесендә, тәүге мәртәбә катнашып, «Буыннар чылбырын саклаучы» номинациясендә җиңеп чыккан. Әнисе белән берлектә гаилә шәҗәрәсен төзегән ул.
- Мин данлыклы Зарифлар нәселенең җиденче буыны, - дип яза ул «Гаиләм язмышы - илем язмышы» республика иншалар бәйгесендә катнашып. - Безнең нәсел - бик борынгы нәсел. Миңа билгеле булган Әләп бабам XVIII гасыр азагында яшәгән. Атаклы балта осталары нәселенең чишмә башында нәкъ менә ул торган. Безнең төбәктә, күңел җылысын кушып, алар салган йортлар турында матур хатирәләрне әле дә саклыйлар, буыннан- буынга сөйлиләр.
Арслан җиде буын бабаларының бөтен тормыш юлын тулысынча өйрәнгән: Әләп - Мостафа - Зариф - Йосыф - Юныс - әтисе Марат һәм үзе. Туган җирен өзелеп яраткан ир-атларның һәркайсы Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти. Бабалары Зариф - 1нче Бөтендөнья сугышында, Йосыф 2нче Бөтендөнья сугышында катнаша. Дәү әтисе Юныс Тын океан флотында хезмәт итә, аннары укытучылыкка укып кайта. Аның өч баласы да - Земфира, Радик, Марат (Арсланның әтисе) укытучылык һөнәрен сайлый. Әмма Зариф нәселенең ир-егетләре, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр кирәк дигән мәкальне истә тотып, балта остасы һөнәрен дә ташламый: кирәк чакта, кулга балта, пычкы алып, туган-тумачага, авылдашларына яңа йортлар, каралты-кура салырга бик теләп булыша. Марат исә, Әләп бабасыннан башланган бик күркәм эшне дәвам итеп, югары белемле профессиональ төзүче булырга, халкыбыз рәхәт яшәсен өчен, матур-матур йортлар төзергә хыяллана. Якты күңелле яшүсмер егетнең уй-хыяллары тормышка ашсын дип теләргә генә кала.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев