Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиягә барудан качып йөрүчеләргә җинаять җаваплылыгы каралган

- Повестка буенча бер сәбәпсез хәрби комиссариатка бармыйча калсаң, нинди җаваплылык каралган. Шул турыда аңлатма бирә алмыйсызмы?

Айнур Сабиров.
- Запаста булмаган гражданнар хәрби комиссариат җибәргән повестка белән билгеләнгән вакытта хәрби хезмәт башланганчы медицина тикшеренүенә, чакыру комиссиясе утырышларына килергә тиеш. Бер сәбәпсез хәрби хезмәткә баруга кагылышлы чараларга килмәгән очракта җаваплылык каралган. РФ Җинаятьләр кодексының 328нче маддәсенең 1нче кисәгенә ярашлы рәвештә, качып йөрүчегә 200 мең сумга кадәр яисә хезмәт хакы күләмендә штраф салыныр­га, яисә ул 2 елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелергә, 6 айга кадәр арест салыныр­га, яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, - дип җавап бирә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев