Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аракчинодан Югары Услонга - боз кичүе аша

Аракчино-Югары Услон боз кичүе ачылды. Әлеге боз кичүе автомобильчеләргә Казаннан Югары Услонга кадәр юлны 70 чакрымга киметергә мөмкинлек бирә. Аңа 2,5 тоннага кадәр булган машиналарга гына керергә рөхсәт бирелгәнБоз трассасының озынлыгы 1300 метр һәм ике яклы. Бер полосаның киңлеге - 30 метр. Боз кичүендә юл билгеләре куелган. Анда сәгатенә 20...

Аракчино-Югары Услон боз кичүе ачылды. Әлеге боз кичүе автомобильчеләргә Казаннан Югары Услонга кадәр юлны 70 чакрымга киметергә мөмкинлек бирә. Аңа 2,5 тоннага кадәр булган машиналарга гына керергә рөхсәт бирелгәнБоз трассасының озынлыгы 1300 метр һәм ике яклы. Бер полосаның киңлеге - 30 метр. Боз кичүендә юл билгеләре куелган. Анда сәгатенә 20 км тизлек белән йөрергә ярый. Шул ук вакытта боз өстеннән чыкканда пассажирларның иминлек каешлары ычкындырылган булырга тиеш. Бер якка җиңел машинада чыгу бәясе 100 сум. Якын арада бишенче боз кичүе ачылырга тиеш. Ул Кама Тамагы районын Спасс районы белән тоташтырачак.

Фото http://lenta16.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X