Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Апрель сынамышлары

Ап­рель җи­тәр­гә са­нау­лы гы­на көн­нәр ка­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, урам­да һа­ман да әле кыш бе­лән яз тар­ты­ша. Җы­лы ко­яш­лы көн­нәр ара­лаш кар­лап-бу­ран­лап та ала. Ха­лык исә һәр кү­ре­неш­не га­сыр­лар­дан кил­гән сы­на­мыш­лар аша юрый.

Ап­рель ар­тык җы­лы бул­са, май сал­кын, җил­ле бу­лыр.

Ап­рель­нең би­ше­сен­дә Хо­зыр-Иль­яс кам­чы сел­ти.

Ап­рель­нең ал­ты­сын­да тор­на кыч­кыр­са, ел ях­шы ки­лә.

Ап­рель яң­гыр­лы бул­са, гөм­бә уңар.

Ай ба­шын­да яшен яшь­нә­сә, җәй җы­лы ки­лер һәм чик­лә­век мул­дан бу­лыр.

Ап­рель­дә көн­дез кы­зу, төн­лә сал­кын­ча бул­са, җы­лы җәй юрый­лар.

Ай ахы­рын­да төн­нәр йол­дыз­лы бул­са, уңыш уңар. Шу­лай ук ай­ның соң­гы ун кө­нен­дә яң­гыр­лар яу­са да, ел уң­ды­рыш­лы бу­лыр.

Ап­рель­дә ка­ен суы күп ак­са, җәй яң­гыр­лы ки­лер.

Ап­рель­дә кар­лы­гач­лар кил­мә­сә, сал­кын яз­га дип яза.

«Шәһри Чаллы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: апрель народная примета

2
X