Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җанатар балыкчылар

- Су коену сезоны да артта калды дип, сөенергә иде дә бит, әмма аңа карап суга батучылар һаман табылып тора, - дип хәбәр итә Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән ГИМС үзәге инспекторлары. - Менә шулай, 20 октябрьдә Кама елгасында көймә авып, дүрт балыкчының гомеренә...


- Су коену сезоны да артта калды дип, сөенергә иде дә бит, әмма аңа карап суга батучылар һаман табылып тора, - дип хәбәр итә Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән ГИМС үзәге инспекторлары.

- Менә шулай, 20 октябрьдә Кама елгасында көймә авып, дүрт балыкчының гомеренә куркыныч янавы турында коткару хезмәтенә хәбәр килеп ирешә. Балыкчыларның бәхетенә, бу хәлне яр буеннан үтеп баручы берәү күрә. Өстәвенә, якында гына катер да табыла. Катер капитаны суга баткан ике балыкчыны коткарып өлгерә. Өченчесен коткаручылар 40 минуттан соң гына таба, дүртенчесен исә - өч көннән соң.
Ир-атларның күбесе балык тотарга ярата. Дус-ишләр белән җыелышып, җәен су буена кармак салырга барулар гадәти күренеш. Ә менә көзен һәм кышын балыкка чын балыкчылар, каннарында балыкчы каны акканнар гына йөри. Аларга яңгыр да, кар-боз да комачауламый. Шундый җанатар балыкчылар аркасында суга батучылар исемлеге салкын чорда да тулыланып тора. Хәтергә төшерсәк, 20 октябрьдә көн балыкчы кызыктыра торганнардан түгел иде, югыйсә. Иртәдән үк яңгыр сибәләп тора, җил дулый иде. Хәтәр мавыгу менә шулай ике балыкчыны балыклар патшалыгы корбанына әйләндерә дә куя.
Салкын вакытта балык тоту болай да хәтәр шөгыль, балыкчы халкы салкыннан җылынам дип спиртлы эчемлек кулланырга да күп сорап тормый. Нәтиҗәдә хәвефле ситуацияләрдә ул аек фикер йөртә алмый. Көзге-кышкы чорда балык тотам дип бәла-казага эләгүе бик җиңел. Иртәгә балык тотарга бару өчен кармагын әзерләп маташучы балыкчы бар кисәтүләрне мыегына чорнап куйсын иде.
Әлегә көннәр көз фасылы кебек, ул балык тоту өчен куркыныч булган сезоннар арасында иң куркынычсызы. Кыш белән яз аңа караганда күпкә хәтәррәк. Көз ахры-кыш башларында елга-күлләрне каплаган, әле ныгымаган, алдавыч бозга кереп, су астына китеп, табыш дип, сәгатьләр буе боз өстендә утырып, өшеп, язгы ташулар вакытында боз кисәгендә елгага агып күпме балыкчы харап була. Җәй көне су күпме хәвеф-хәтәрнең сәбәпчесе була, әмма боз астына яшеренгән суның да бер дә кимен куймавын онытырга ярамый.
Ә.Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X