Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана кеше кызын эт оясында тоткан

Валентина Быстровага карата, балалар белән рәхимсез кыланган өчен, җинаять эше кузгатылган.

Опека органы моннан ике ел элек Быстровлар гаиләсенә игътибарны көчәйтә. Балигъ булмаган ике кыз баланың әнисе беркая да эшләми, исерткеч эчемлекләр белән дә мавыга, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып бара... Шунлыктан кыз балалар да тәрбияви үсеш ягыннан яшьтәшләреннән нык калыша, ачлыктан иза чигә. Тамаклары туймау аркасында хәтта аларда рахит авыруы да башлана. Кызларның берсенең дүрт аяклы дусты белән эт оясында төн уздыруы да мәгълүм.

Судта әлеге хатын-кызның ике генә түгел, ә өч кыз баласы булуы ачыкланган. Аларның әтиләре төрле. Балаларның иң олысы әтисе белән тәрбияләнә, ди.

Казанның Идел буе районы суды Быстрованы аналык хокукыннан мәхрүм итте. Аның моңа кадәр үзе белән яшәгән ике кызы ятимнәр йортына тапшырылачак. Аларның язмышы опека органы карамагында.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев