Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталы 2018 ел азагына кадәр озайтылды

Россия Президенты Владимир Путин "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы канунның көчен озайта торган 2018 ел ахырына кадәр ана капиталын даими түләүне күздә тотучы канунны имзалаган.

Шул хактагы канун кичә хокукый мәгълүмат рәсми интернет порталында бәян ителде.


2016 елда ана капиталының күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм 452 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елдан алып, түләүләр инфляциядән түбән күләмдә индексацияләнәчәк.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2007-2015 елларда 6,5 миллионнан артык гаилә ана капиталына сертификат алган.

Ана капиталы турындагы закон 2016 ел ахырында гамәлдән чыгарга тиеш иде. Президент Юлламасында ана капиталы түләүне тагын ике елга озайтырга тәкъдим итте.

Карарда, шулай ук, бу срокның яңадан озайтылырга мөмкинлеге турында да әйтелә, ди "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев