Хөрмәтле хезмәттәшләрем - горькийлылар! Кадерле ветераннар!
Сезне чын күңелебездән олы юбилей - заводка нигез салынуга 120 ел тулу көне белән котлыйбыз. Данлыклы предприятиебезнең бөтен тарихы үсүбезнең һәм камилләшә баруыбызның мөһим этаплары. Тәҗрибәле җитәкчеләрнең, белгечләрнең, танылган эшчеләрнең ничәмә-ничә буыны күтәргән һәм ныгыткан фундаментны бүген безгә интенсив рәвештә алга таба этү мөмкинлеге бирелде. «А.М.Горький исемендәге завод» илебезнең суднолар төзүчеләре рейтингында югары урын били, без иң югары дәрәҗәдә үз продукциябезне күрсәтә алабыз һәм дөнья базарында да безне таныйлар. Безнең кораблар шулкадәр уникаль ки, аларга дөньяда тиңнәр юк.
Соңгы елларда производство күләме үсте. Техник яктан яңадан кораллану һәм модернизацияләү программасын тормышка ашыру моңа мөмкинлекләр тудырды. Предприятиедә производство куәтен яңарту процессы 2011 елда башланды һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. 2015-2018 елларда заводны үстерүнең стратегик программасында өстенлекле юнәлешләр каралган, шул исәптән производство куәтен алга таба да арттыру, җитештерелә торган продукциянең номенклатурасын киңәйтү, техник яктан яңадан кораллану һәм модернизацияләү, производствоны планлаштырганда it-технологияләр кертү, җитештергәндә чит ил товарлары урынына үзебезнекеләрен куллану, кадрлар һәм социаль программаларны үтәү.
Безнең барлык казанышларыбыз интеллектуаль потенциалыбызны, профессионализмыбызны һәм хезмәтебезгә тугрылыгыбызны планлаштыруга мөмкинлек бирә. Һәм бу, һичшиксез, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановның, «Ак Барс» холдинг» компаниясенең искиткеч зур ярдәме нәтиҗәсе. Бу шулай ук Россия Оборона министрлыгының, РФ Хәрби-Диңгез флоты командованиесе ягыннан да эшлекле хезмәттәшлек, үзара аңлашу, ышаныч һәм ярдәм нәтиҗәсе дә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Завод юбилее көнне сезнең барчагызга зур уңышлар, перспектив идеяләр телибез. Барыгызга да нык сәламәтлек, иртәгәге көнгә ышаныч һәм бәхет юлдаш булсын!
Ренат Мистахов,
генераль директор,
Михаил Подгорнов,
профсоюз оешмасы рәисе
Нет комментариев