Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлый!

Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Дәүләтебезнең һәр кешесе өчен Хәрби-Диңгез Флоты милли горурлык санала, ул илебез куәте һәм тыныч тормышыбыз гаранты булып тора. Россия хәрби диңгезчеләре, ватаныбызны бөек диңгез державасына әйләндереп, илебез тарихына кереп калырдай бик күп геройлыклар кылды.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте Хәрби-Диңгез флоты тарихы белән нык бәйләнгән. Менә инде 120 ел безнең туган ягыбызда хәрби сугышчан корабльләр төзелә һәм алар Идел буена урнашкан шәһәребез данын еракларга җиткерә. Шушы еллар эчендә завод, илебезнең суднолар төзелеше өлкәсендә әйдәп баручы предприятие буларак, ирешелгәннәр белән тукталып калмый, Россия Хәрби-Диңгез флотының стратегик куәтен ныгытуда максатчан эш алып бара - соңгы 6 ел эчендә завод, ә алар исәбендә 11661К проектында «Дагыстан» ракеталы корабле, 21631 проектындагы «Град Свияжск», «Великий Устюг», «Зеленый Дол», «Серпухов» кече ракеталы корабльләр, 21980 проектлы махсус билгеләнештәге катерлар сериясе бар, 16 берәмлек хәрби корабльләр һәм катерлар төзеп, файдалануга тапшырды.
Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаган диңгезче-ветераннарны зурлыйбыз, хөрмәтлибез. Без илебез тынычлыгын тәэмин итеп, лаеклы хезмәт иткән диңгезчеләр каһарманлыгы, флот традицияләре, аларның Ватанга һәм ил алдындагы бурычка тугрылыклары белән горурланабыз. Без бүген дә легендар Андреев флагы белән Россия Федерациясенең диңгез чикләрен саклаучыларга рәхмәтлебез.
Бу искиткеч бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, муллык һәм тынычлык телибез. Баш очыбыздагы күк йөзе һәрвакыт тыныч, йортларыбызда бәрәкәт булсын, бәхет ташып торсын, киләчәккә ышаныч артсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X