Американың 18 яшьлек йөзүчесе дөнья рекорды куйды
"Казан Арена" стадионында йөзү буенча иртәнге программалар - беренчел раунд ярышлары төгәлләнде.
Иң азаккы төрдә - 1500 метр арага ирекле ысул белән хатын-кызлар арасындагы ярышта АКШ спортчысы Кэти Ледеки дөнья рекордын яңартты. Америка йөзүчесе старт-финиш аралыгын 15 минут 27,71 секундта йөзеп узды. Моңа кадәрге рекордны да ул үзе - 2014 елның августында яңарткан иде. Әлеге төрнең финалы иртәгә уза.
Шунысы да игътибарга лаек: кичә Кэти Ледеки 400 метрга ирекле йөзүдә алтын медаль яулаган иде, дип хәбәр итә интертат.ру сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев