Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җамалиевлар үстергән тавыкларны чит төбәктә дә яраталар

Җитеш, мул тормышта яшим, балаларымны укытам, кеше итәм дисәң, алма пеш, авызга төш, дип кенә ятып булмый шул.

Таң беленә башлауга торып, төнгә кадәр аяк өстендә чабарга кирәк. Мал-туар тота, кош-корт үстерә дип әйтәсе генә җиңел. Шушы сүзләр артында күпме хезмәт, тир түгелгәнен авыл кешесе үзе генә белә.
Динә Җамалиева исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы белән танышкач та, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Монда эшне дөрес юнәлештә алып бару өчен сөял чыккан куллар гына җитми, ә җитәрлек күләмдә белем дә кирәк. Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген районыбызның ике мәйданында оештырган. Осиново авыл җирлегендә 2013 елдан бройлерлар һәм йомырка сала торган тавыклар үстерә башлыйлар. Алар узган ел 15000 кг ит, 360 000 данә авыл йомыркасы җитештергән. Быел да шул ук күләмне киметмәскә исәпләре, бәлки әле арттырып та куярлар.
Олы Карагуҗа авылында урнашкан биләмәләре белән безгә дә танышырга туры килде. Узган ел Җамалиевлар совхоз чорыннан калган яшелчә саклый торган базны тамырдан төзекләндерә. Бинаның түбәләре, стеналары инде җимерелеп беткән була. Үз көчләре белән территорияне рәткә китереп, юллар салып, ут, су кертеп, мәйданны коймалар белән әйләндереп алып, кошлар тәрбияләргә яраклы итеп эшләп куялар. Кош-кортларны үстерү өчен барлык кирәк булган җиһазлар, коммуникацияләр белән тәэмин итеп, бина тулысы белән үзгәртелә. Биредә йомырка сала торган тавыклар, брой­лер кош­лар үстереп саталар. Без килгәндә монда берничә көнлек кенә күркәләр урын алган иде. 20 көннән соң алар зуррак урынга күчерелә икән.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 51 нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев