Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алтын урынына – йомры таш

18 июньдә лицейда укучы 17 яшьлек кыз "дәвалаучы" корбанына әйләнә.

Таныш булмаган ике хатын-кыз аның гаиләсенә бозык салынуы турында сөйли. Кыз өенә такси белән кайтып, аннан 50 мең сумга җитәрлек алтыннарын алып килә.

Сәгать унберләр тирәсендә "Техникум" тукталышында автобусдан төшкән кыз янына 40 яшьләр тирәсендәге бер хатын килеп: "Гафу итегез, үзәк район дәваханәсе монда кая?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Кыз юлны күрсәтә дә китеп бара. Әмма бу хатын аны куып җитеп: "Син беләсеңме, бүген син минем төшемә кердең!"- ди. Озакламый кыз аңардан әнисенә бозык салынуы, бу аны үлемгә китерә алуы турында белә. Аннан соң ул полицейскийларга да үзенең мистикага һәм экстрасенсларга ышануы, шуңа күрә очраклы танышы белән контактка тиз арада керүе турында сөйли. Ачыкланганча, дәвалаучы хатын бу кызга бернинди түләүләрсез үзенең хезмәтен күрсәтергә, ягъни кызның әнисен "бозыктан дәваларга" тәкъдим итә. Ул моның өчен өйдә булган барлык алтын әйберләр белән махсус йола узыдырырга кирәклеген аңлата Лицейда укучы кыз мошенница әйткәннәрнең барысын да үти. Әнисенең бөтен алтыннарын алып килә. Ул килүгә хатын-кызлар инде икегә әйләнә. Алар якын-тирәдәге бер ишегалдында чистарыну йоласына керешә. Аферистларның берсе алтынны кәгазьгә төрә дә читкә китеп ниндидер манипуляцияләр ясый башлый һәм кәгазь төргәген кире кайтарып бирә, аны өч сәгать үтмичә ачмаска куша.

Өенә кайтып, тиешле вакыт үткәнне көтеп, кыз төргәкне ачып караса анда йомры таш кына күрә. Үзенең алданганын аңлаган кыз барысын да әнисенә сөйли, ә әнисе полициягә хәбәр итә. Хәзерге вакытта ике хатын-кыз эзләнә:

1)40 яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын-кыз, чәче кызыл кирпеч төсендә, буе 160-165 сантиметр, кофтасы чәчәкле сыек шәмәхә төсендә, муенында зәңгәр кашлы кара бау.

2)35-40 яшьләр тирәсендәге кара чәчле хатын-кыз, кашы куе, буе 165-170 сантиметр, ак яулыктан, ак күлмәктән.

Бу кешеләр турында белүчеләрнең полициягә 4-47-21, 4-41-57 яисә 02 телефоны аша шалтыратулары сорала.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев