Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алтын башак» Яшел флагка лаек

«Экология мәктәбе. Яшел флаг» программасы буенча шәһәрдә беренче булып 11нче «Антошка» балалар бакчасы эшли башлады һәм хәзер аның үрнәгендә районның күпчелек мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре уңышлы эшли. Шундыйларның берсе - 23нче «Алтын башак» балалар бакчасы.


Яңгыр суалчаны 20 тонна коры туфракны эшкәртә. Моның кадәр туфрак 5 үзбушаткычка сыя. Суалчан эшкәрткән җиргә һава, дым яхшырак үтеп керә. Таракан - иң яхшы йөгерүче. Секундына 30 см ара үтә ала. Песнәк көненә үзе авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.
Мин боларны ни өчен язам? Ярты гасыр яшәп тә, боларны белмәгәнемә оят. Ә менә балалар белә. Мин дә боларны әлеге бакчада «Яраксыз материалны иҗади эшчәнлектә куллану» дип аталган семинарда катнашкач кына белдем.
«Алтын башак» «Эко-­мәктәп. Яшел флаг» программасында быелгы уку елында дүртенче тап­кыр катнаша, өч Яшел флагка лаек булганнар инде. Ел саен бер теманы алып, балалар белән шул тема өстендә эшлиләр. Әйләнә-тирәне яшелләнде­рү, «Өмет» (Мочалка) кү­­лен чистарту, йөзьяшәр имән­не өйрәнү кебек темалар балаларга гына түгел, тәрбиячеләр һәм ата-аналарга да кызыклы булган. Балалар бакчасы территориясендә үсүче имәнгә 100 яшь икән. Бүген балалар аның үсешен даими күзәтеп тора. Хәтта чәчәк атканын да күреп алганнар!
Балачак - кеше тормышында иң мөһим чор. Нәкъ менә балаларның иҗади шөгыле аша иҗади шәхес туа. Табигатьне сакларга да балачактан өйрәтү зарур. Бакчада балаларның эш сөйгән нәни кулларында яраксыз материаллар (шампунь савытлары, чәй каплары, пластик шешәләр һ.б.) нәрсәләргә генә әйләнми?! Алар балаларда фантазия тәрбияли, пөхтәлеккә өйрәтә, кул моторикасын үстерә, әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияли.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 26нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X