Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алмаз Гәрәев Уфа кызы белән туй иткән (ФОТО)

16 июль көнне Г.Камал театрының алыштыргысыз артисты, "Манзара" тапшыруын алып баручы Алмаз Гәрәевның туе гөрләп узды.

Алмаз үзе шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаса да, иҗатташ дуслары интернет челтәрен туй фотолары белән шыплап тутырды. Туй мәҗлесен "Казан" милли-мәдәни үзәгендә зурлап үткәргәннәр.

Кәләш Алинә исемле, Уфа кызы. Туйда барлыгы 140лап кунак булган, алар арасында Г.Камал театрының күренекле артистлары да бар. Татар эстрадасы җырчылары арасыннан Ландыш Нигъмәтҗанова, Рөстәм Закиров, "Зөләйлә" төркеме килгән. Мәҗлесне Алмазның якын дуслары - Байбулат Батуллин, Ильмир Ямалов, театр артистлары Әсхәт Хисмәт, Илнур Закиров алып барган.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X