Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ Тәгалә биргән сынауларны үтәргә көч өстәсен (фото)

«Нур». Исеменнән үк күренеп торганча, ул бөтен дөньяны яктыртырга сәләтле нәрсә.

Ул кешенең гәүдәсенә генә түгел, йөрәгенә, күңеленә барып җитә алучы илаһи бер көч. Яшел Үзән шәһәрендә физик мөмкинлеге чикле балалар өчен дип оештырылган хәйрия оешмасы да нәкъ менә шундый максатны - һәркемнең күңеленә барып җитә алуны куйгандыр, мөгаен. Нур иганәчеләрнең йөрәгендә мәрхәмәт тергезүче, авыру балаларның, аларны тәрбияләүчеләрнең күңелендә өмет уты кабыза алучы бер оешмадыр.
Аның игелекле эшләре турында бик күп язырга булыр иде, без аларны вакыт-вакыт газета битләрендә яктырта барабаз. Чираттагысы - Корбан бәйрәмендә Җәмигъ мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырылган Корбан ашы. «Чикләрсез игелек» дип аталган акцияне «Нур» инвалид балаларның хәйрия фонды директоры Гүзәлия Баһавиева һәм Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиуллин башлап йөрде һәм анда 80нән артык кеше катнашты.
Бу җыелып корбан ашы уздыру гына түгел, чын бер дини-мәдәни чара буларак та истә калачак. Балаларга башта балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Корбан Гаетенең ничек барлыкка килүен, аны уздыру йоласын сәхнәләштерелгән күренешләр буенча аңлатылды. Биредә төрле дин вәкилләре балалары булу сәбәпле, ул шулкадәр кирәкле һәм аңлаешлы булды ки, бу күренешләрне барысы да тетрәнеп күзәтте. Биредә алган тормыш дәресләре һәркем өчен файдалы, ә корбан ашының тәме балаларның, ата-аналарның күңелен җылытып, Аллаһ Тәгалә биргән сынауларны сабырлык белән үтәргә көч өстәсен иде.

Гөлкәй Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X