Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдагы атнада нинди һава торышы көтелә

20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак.

Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар шундый ук һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Яңгыр, яшен вакытында, җил көчәйгәндә кешеләргә урамда аеруча сак булырга өндиләр.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев