Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар – Саматныкылар (1нче кисәк)

Шундый бердәм һәм дус гаиләләрнең берсе Бакыр­чыда яши. Алар - дүрт кыз һәм бер егет тәрбияләп үстергән бәхетлеләр Әлфия апа белән Самат абый Хәйруллиннар.

Картаймыш көннәрендә пар канатсыз калса да (Самат абыйның авыр туфрагы җиңел булсын), Әлфия апаның терәкләре ышанычлы - улы Зөфәр, «әнкәй», дип өзелеп торучы килене Мәдинә янында кадер-хөрмәттә гомер кичерә ул бүгенге көндә. Алай гына да түгел, өч кызы да шул авылда төпләнеп калып, тормыш корганнар. Шуңа күрә, кадерсез һәм ялгыз картлык янамый балаларында авылга һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алган анага.
Әлфия апа гомере буе фермада сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Самат абый бригадир вазифаларын башкарып, пенсиягә киткәч тә, вафатына чаклы халыкка хезмәт итеп, мәчет манарасыннан авыл өстенә моңлы азанын тараткан. Балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән булып үскән. Шуңа күрә, Әлфинурларыннан кала, барысы да тормышка чыгып, өйләнеп, авылда төпләнеп калган. Ул элек тә бер гаиләдән дүрт баланың читкә китмәве сирәк күренеш иде, ә хәзер «бөтенләй искитмәле» хәлләр рәтендә. Кызлар - Нурия белән Сания колхоз булганда сыер сауган, Фәния хәзер дә терлекчелек комплексында бозаулар карый. Әлфия апаның хәтта оныклары да авыл тормышын сайлый. Әнә, Зөфәрнең улы Рәмис механизатор һәм шул ук вакытта авыл советы депутаты да.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев