Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар коткара да, музей да ача

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре әле кайчан гына гыйбадәтханәләр төзеп республиканы шаккаттырганнар иде, ә хәзер, музей ачып, тарихны онытмау­ларын исбатлады.

Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны республика буенча иң әйбәтләрдән санала. Хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә көч сынашып та үзләренең иң көчле булуларын даими рәвештә исбатлап тора. Әмма 2016 ел янгын сагы хезмәткәрләре өчен катлаулы шартларда башланып китте.
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренең һөнәри яктан грамоталы булулары һәм батырлыгы аркасында 34 кеше коткарылган, 10 миллион сумнан артык матди байлык саклап калынган.
- 2015 елда янгыннарның һәм янгын корбаннарының 2014 ел белән чагыштыр­ганда кимүе безнең эшнең төп күрсәткече булды, - дип сөйли Яшел Үзән гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин журналистлар белән уздырылган брифингта. - Бу - максатка юнәлешле эш алып бару нәтиҗәсе. Ел дәвамында янгын сүндерүчеләр янгын күзәтчелеге, социаль яклау хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә торак йортларны тикшерде. «Торак-2015» операция­се барышында былтыр 9 меңнән артык йорт тикшерелде, 7 меңнән артык кеше белән инструктаж үткәрелеп, бик күп листовкалар тарату мөмкин булды.
Болардан тыш, янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре рейдлар, акцияләр, хәйрия чаралары, команда-масштаб өйрәнүләре дә уздыра. 2015 ел нәтиҗәләре буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды Татарстан Республикасы бүлекчәләре арасында иң яхшы шәһәр отряды буларак таныла. Кубок аларга тантаналы рәвештә йомгаклау коллегиясендә тапшырыла. Анда Яшел Үзән отряды һөнәри әзерлеге буенча иң яхшысы дип билгеләнә.
Былтыр бу гарнизонда янгын сагы музее ачылу зур вакыйгаларның берсе булды. Аны алар Россия МЧСы төзелүнең - 25, Татарстан МЧСының 20 еллыгын билгеләгәндә тантаналы ачты. Музей ачу идеясен иң беренче Зөфәр Хәлиуллин үзе тәкъдим иткән. Кыска гына вакыт эчендә архив документлары, экспонатлар җыелган. Гомумән алганда, музей ишек төбеннән үк башлана. Әйтик, төрле еллардагы янгын сүндерү техникасы һәм хәтта ат арбасына хәтле куелган. Агачтан ясалган скульптура, стендлар барысы да эзлекле һәм зур эшне күрсәтеп тора. Ә музей үзе өч залдан торып ул тематикасы буенча аерыла. Озак еллар дәверендә җыйган шәхси экспонатларны Зөфәр Хәлиуллин музейга бүләк иткән. Нәтиҗәдә музейда янгын сагының беренче оештырылган вакытыннан алып хәзерге көнгә кадәрге чорны җыйнаган бик уникаль материал тупланган. Минем үземә ул бик ошады һәм гаҗәпләндерде. Янгын тематикасы шулай кызык була ала дип башыма да китереп карый алмаган идем. Кыскасы, коллектив тарафыннан искиткеч зур эш эшләнеп, киләчәк буынга эчтәлекле материал әзерләнгән.
Янгын сүндерүчеләр никадәр генә оста булмасыннар һәм батырлыклар кылмасыннар, ут чыгу-чыкмау һәм аларны булдырмау безнең үзебезгә бәйле. Янгын теле үткен һәм ул берәүне дә кызганмый.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X