Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет ветераннарын хөрмәтләде

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Акъегет урта мәктәбендә дә укучылар белән бик күп тәрбия чаралары уздырылды. Ә авыл халкы өчен аерым бәйрәм әзерләнде.

1 май көнне авыл халкына искиткеч тамаша әзерләнгән иде. Бу юлы укучыларның остазлары чыгыш ясады. Җыр-биюләр, сәхнә әсәрләреннән өзекләр, мәзәкләр белән үрелеп барды ул. Казан артистлары бер читтә торсын! Җирле үзидарә башлыгының да укытучылар белән чыгыш ясавы авыл халкының күңеленә хуш килде.

Җиңү бәйрәмендә мәктәптә сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу уздырылды. Мул чәй табыны артында рәхәтләнеп утырдык, шәхси эшмәкәр Илнар Шәмсиев ярдәме белән әзерләнгән иде ул табын. Бәйрәм тамашасы укучылар чыгышы белән башланды.

Ләлә Нигъмәтуллина,
мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны

Язманың тулырак вариантын газетаның 34нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев