Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча түләүдән качкан йөртүчеләргә – 2500 сум күләмендә штраф

1 апрельдән башлап, ягъни иртәгәдән, Казан үзәгендәге юл буйларында урнашкан паркинглар өчен акча түләүдән "качкан" йөртүчеләргә 2500 сум күләмендә штраф сала башлаячаклар. Билгеле булганча, бу турыдагы закон маддәсе 16 март көнне үз көченә кергән иде. Февраль башында Казан үзәгендәге юл буйларында түләүле паркинглар барлыкка килде. Башта әлеге машина кую урыннары...

1 апрельдән башлап, ягъни иртәгәдән, Казан үзәгендәге юл буйларында урнашкан паркинглар өчен акча түләүдән "качкан" йөртүчеләргә 2500 сум күләмендә штраф сала башлаячаклар. Билгеле булганча, бу турыдагы закон маддәсе 16 март көнне үз көченә кергән иде.


Февраль башында Казан үзәгендәге юл буйларында түләүле паркинглар барлыкка килде. Башта әлеге машина кую урыннары тест режимында гына эшләде. 1 апрельдән исә аларны кулланган вакытта барча тиешле кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак...

Дөресрәге, биредә сүз әлеге паркинглардан куллану кагыйдәләрен бозган өчен махсус штрафлар гамәлгә кертү белән бәйле. Билгеле булганча, штраф күләме 2500 сум тәшкил итәчәк.

- Безнең максат акча эшләү түгел, ә юл хәрәкәтен камилләштерү. Без дөньякүләм һәм россиякүләм тәҗрибәне өйрәнеп эш итәбез. Шәһәр үзәгенә эш белән килүчеләргә машина кую өчен менә дигән урыннар бар. Алар биредә машиналарын кыска вакытка калдыра ала. Әгәр дә инде алар Казан үзәгендә озакка туктала икән, күпкатлы паркинглардан файдалану мөмкинлеге тудырылган, - дип шәһәр җитәкчелеге әледән-әле ассызыклап тора.

Шул рәвешле, 1 апрельдән башлап, әлеге төр паркинглардан бары тик 1-2 төркем инвалидлар һәм ярдәм күрсәтү оешмалары машиналары гына бушлай файдалана алачак. Хәзерге вакытта Совет, Яңа Савин, Идел буе һәм Мәскәү районының күп функцияле үзәкләрендә инвалидлар өчен махсус документлар тапшыру урыннары эшли башлаган инде. Паркинглардан бушлай файдалану өчен алар шушында килеп машина номерларын махсус реестрга керттерергә тиеш.

- Хәзерге вакытта 300дән артык мөмкинлеге чикләнгән казанлы әлеге махсус оешмаларга мөрәҗәгать иткән инде. Алар саны алга таба да артырга мөмкин, - дип белдерә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков.

Казан шәһәре мэриясе китергән мәгълүматларга караганда, соңгы ике ай эчендә әлеге төр пракинглардан барлыгы 2 мең казанлы файдаланган. Башкала бюджетына килгән какча күләме якынча 200 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, әлеге акчалар шәһәрдә җәмәгать траснпортының сыйфатын яхшыртуга тотылачак.


Паркинглар өчен өч төрле ысул белән түләргә мөмкин. Беренчесе - машина кую урыны өчен банк картасы ярдәмендә махсус паркоматлар аша акча күчерүдән гыйбарәт. Паркинг өчен түләүнең икенче юлы исә күпкә уңайлырак дип санала - моның өчен 3116 номерына машина номеры, паркинг саны һәм башка мәгълүматлар белән SMS-хәбәр җибәрү дә җитә (SMS җибәрү тәртибе паркингларга урнаштырылган махсус стендларда күрсәтелгән). Өченче ысулдан исә кулларында смартфон булган татарстанлылар гына файдалана ала. Моның өчен аларга үз телефоннарына мобиль җайланмалар өчен әзерләнгән махсус бушлай кушымтаны күчерергә кирәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X