Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ак Барс" — "Автомобилист": Екатеринбургка бармаска иде...

Бүген Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раунды - Көнчыгыш конференциянең 1/4 финалының чираттагы матчы уза.

"Ак Барс" - "Автомобилист" каршылыгында гомуми исәп - 3:1, казанлылар файдасына.

Бүген 19:30 сәгатьтә башланачак матчта җиңү яулаган очракта, "Ак Барс" алдагы раундка узачак. Юл газабы - гүр газабы, дигән кебек, казанлыларның алтынчы матч артыннан кабат Екатеринбургка барып йөрисе килми торгандыр. Ә моның өчен ничек тә булса нәкъ менә бүген өстенлеккә ирешү кирәк.

Екатеринбургтагы соңгы матчта икенче период башыннан бозга чыкмаган һөҗүмче Михаил Варнаков турында әлегә хәбәр-хәтер юк. Шунысы яхшыга өметләндерә: КХЛның рәсми сайтында бастырылган исемлектә Михаил Варнаков имгәнгән уенчылар арасында күренми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев